

Кичә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров V “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумындакатнашып, пленар утырышта чыгыш ясады һәм педагогларга республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров форумның пленар утырышында бу елның ил Президенты тарафыннан "Педагог һәм остаз елы" дип игълан ителүен ассызыклады. Төп бурыч — укытучыга уңайлы эше, аның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру, социаль яклануны көчәйтү.
"Без укытучы хезмәтенең абруен күтәрү өчен күп эшлибез. Беренче “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында яшь авыл укытучыларына ел саен ярдәм итү турында карар кабул иткән идек. Быелдан без алар өчен еллык грантлар санын 25тән 150гә кадәр арттырдык. Дәүләт һәм туган тел укытучылары өчен премияләр санын ике тапкыр - 100гә кадәр арттырачакбыз", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы быел, шулай ук, «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» республика конкурсында һәм «Туган телдә укыту белән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» бәйгесендә җиңүчеләргә һәм лауреатларга премияләр булдырылуын әйтеп үтте. Җиңүчеләр — 50 мең сум, ә лауреатлар 30 мең сум күләмендә бүләк алачак.
Әйткәндәй, Башкортстанда 67 600дән артык педагогик хезмәткәрдән торучы (укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар, директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре) педагогик корпус эшли.