Яңалыклар
7 апрель 2023, 05:50

Апрель башы җылы булды да бит...

Тик бүген инде һава торышы кискен үзгәрде.

Апрель башы җылы булды да бит...Апрель башы җылы булды да бит...
Апрель башы җылы булды да бит...

Башгидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, апрельнең тәүге биш көнендә республикада гадәттән тыш җылы һава торышы күзәтелде. Һава температурасы көндез +15, +21 градуска кадәр күтәрелде. 

Уфа-Дим метеостанциясендә 2 апрельдән алып һава температурасы башка еллардагы иң югары күрсәткечләрдән дә артып китте. Һава температурасы Уфада +19, +19,5 градускача күтәрелде. Һава температурасының уртача тәүлеклек күрсәткечләре нормадан 4-6 градуска югарырак иде.

Синоптиклар мондый һава шартларын Урта Азиядән республикага җылы коры һава массалары килүе белән аңлата. 

"Әмма атна азагында һава торышы үзгәрәчәк. Скандинавия антициклонының алгы өлешендә төньяк киңлекләрдән салкын һава массалары киләчәк. Һава температурасы бүген көндез +4, +9 градускача төшәчәк. Урыны белән кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Ялларда әллә ни явым-төшем көтелми. Ихтимал булган һава температурасы төнлә -2, -7, аерым районнарда -12 градус тәшкил итсә, көндез +8, +13 градус җылы көтелә", - диләр Башгидрометүзәктә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас