Яңалыклар
5 апрель 2023, 04:46

Яз үзенекен итә...

Көндезләрен җылы булса да, төнлә әле салкынча.

Республика халкын һава температурасы тибрәнешләре турында кисәтәләр. Башгидрометүзәк синоптиклары мәгълүматлары буенча, бу көннәрдә һава температурасы- 7дән алып +19 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Бүген, 5 апрель көнне, явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән юнәлештә, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +14, +19 градус, урыны белән +9 градус җылы. 

Пәнҗешәмбе көнне, 6 апрельдә, шулай ук җитди явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2, +3 градус, төньяк һәм таулы районнарда -7 градус. Көндез +8, +13 градус җылы, көньяк районнарда +18 градуска кадәр җылы. 

Җомга көнне, 7 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -2, +3, төньяк һәм таулы районнарда -7 градуска кадәр салкын, көндез +4, +9 градус җылы булуы көтелә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас