

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Быел армиягә барачак егетләрне һәм аларның якыннарын бер сорау борчый: аларны махсус хәрби операциядә катнаштырмаслармы?
“Бу – кешеләрне әлеге сорау борчыган өченче призыв, – диде республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич БСТ телеканалына биргән интервьюсында. – Шуны әйтәм: ике чакырылышта да егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәде. Әлеге призывныкылар да хәрби операция барган зонага эләкмәячәк дип ышанабыз һәм вәгъдә итәбез. Алар үзләренең тиешле вакытларын Русия Федерациясе территориясендә урнашкан башка частьларда хезмәт итәчәк. Гадәттәгечә бу – Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр илнең бар географиясе. Монда бернинди үзгәрешләр дә юк. Егетләр кораллы көчләрнең хәрби диңгез флотыннан алып мотоукчылар, танк, артиллерия кебек теләсә кайсы төренә эләгергә мөмкин. Аларның өчтән бер өлеше хәрби уку частьларына җибәреләчәк. Анда белгечлек буенча белем алгач, хезмәт итү урыны буенча хәрби частьларда хезмәтләрен дәвам итәчәк”.
Республиканың хәрби комиссары әйтүенчә, призывникларның хезмәт итү яше һәм вакыты буенча да үзгәрешләр көтелми.
“Яшьне үзгәртү буенча сүз дә булмады. Хезмәт итү вакыты элеккечә бер ел кала. Миңа мәгълүм булуынча, бу сораулар буенча фикер алышулар да булмады”, – ди Михаил Блажевич.
Быел язгы чакырылыш 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ил Президенты указына ярашлы, 18дән 27 яшькә кадәрге запаста булмаган 147 мең Русия гражданы чакырылачак. Башкортстаннан 5,5 мең егет солдатлар сафына басачак.
Бүген контракт буенча хезмәткә баручылар саны арта. Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр саны күбәюнең сәбәбе махсус хәрби операциядә катнашучыларның отпускларга кайта башлавына бәйле, ди комиссар.
“Мобилизацияләнгәннәр, үзебезнең батальоннарда хезмәт итүчеләр хәрби операция зонасында булган хәлләрне сөйли, хис-тойгылары белән уртаклаша. Бу үз ролен уйный. Нәтиҗәдә контракт буенча хезмәт итәргә барырга теләүчеләр саны артты. Шуңардан чыгып, республикада тагын өч батальон төзергә карар ителде”, – ди Блажевич.
Исегезгә төшерәбез: мартта Башкортстанда яңа батальоннар төзелүе билгеле булды. Алар – Даян Мурзин исемендәге, “Төньяк Амурлары” һәм икесенең берсе составына керәчәк аерым “Ватан” ротасы.