+21 °С
Болытлы


Быел апрель аптырата.
1 апрель көн буена коеп яңгыр яуса, кичә, 2 апрельдә, кояш кыздырды. Һава температурасы кайсыбер урыннарда +18 градуска кадәр җитте.
Башкалада исә Уфа-Дим аэрологик станциясендә термометр баганалары +17,1 градуска җитеп, 45 ел элек теркәлгән рекордны үтеп кителгән. 1978 елда 2 апрельдә һава температурасы +15,4 градуска кадәр җылынган булган.
Бүген дә җылы булачак, диләр. Ә сезнең якларда ничә градуска кадәр җылытты кичә?