

Башгидрометүзәк фаразлары буенча, бүген төнлә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлап явып узачак, һава температурасы -2, +3 градус җылы тәшкил итәчәк.
Көндез һава температурасы +10, +15 градускача җылыначак. Явым-төшем көтелми. Алдагы көннәрдә дә шундый һава торышы сакланачак, диләр синоптиклар.
Ниһаять, язлар да җитте бит, дуслар! Соңгы карлар эреп бетү өстендә, тәүге чәчәкләр күзләребезне иркәли, калын пальто-туннарны салып аттык. Тиздән туфлиләргә дә күчәрбез, шәт! Анда инде җәйгә дә күп калмас...
Чыганак: bashinform.ru