

Абхазия туризм министры Теймураз Хишба белән Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Светлана Верещагинаның эшлекле очрашуы үтте.
Анда Русиянең “Тархан” һәм Абхазиянең “Вояж” туроператорлары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Туроператорлар туристлык индустриясен үстерү буенча мөнәсәбәтләрне ныгыту, туристлар агымын үзара үстерү, яклар территорияләрендәге ресурслар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру өчен уңай шартлар булдыру һәм тәэмин итү турында килеште.
“Туризм – тормышның бер өлеше. Безнең халыклар бер-берсе белән аралашырга тиеш дип уйлыйм. Һәм бүген имзаланаган килешү Абхазия гаржданнары өчен дә, Башкортстан гражданнары өчен дә файдалы булачак”, – диде Теймураз Хишба.