Яңалыклар
1 апрель 2023, 06:14

Тагын алдадылар...

1нче апрельдә алданганыгыз бармы? Әллә үзегез алдыйсызмы?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Бүген – 1 апрель. Бу көннең рәсми атамасы “Көлке көне” булса да, халык телендә аны “Алдакчы көне” дип тә йөртәләр.

Тарихта иң кызыклы 1 апрель мәзәгенең берсе Би-би-си телекомпаниясенеке дип табылган. “Бу ел, ягъни 1957 елда Швейцарияда токмачны бер озынлыкта үстерә алганнар” дип хәбәр иткәннәр. Күп кеше ышанган, хәтта үсентесен дә сораучылар булган. Ышанмаучылар да табылган, тик алар бармак белән генә санарлык булган, ди.

Бер елны Чукоткада бозга каткан мамонт баласын табулары, аның исән булуын, җебетеп, Мәскәү зоопаркына җибәрелүен хәбәр иткәннәр. Бу галәмәтне карарга теләүчеләр күп җыелган. Башка илдән бер укытучы укучыларын экскурсиягә алып килгән хәтта! Тик ялган икәнен белгәч, гауга куптарган, имеш. 

Әгәр сезне 1 апрельдә алдаганнар икән, гауга куптарырга ашыкмагыз. Иң яхшысы – рәхәтләнеп көлегез. Табиблар әйтмешли, 1 минут көлү гомерне 10 минутка озайта. 

Елмая белү бик мөһим. Елмайганда кешенең организмында кәефне күтәрә торган гармоннар, зарарлы бактерия­ләргә каршы тора торган матдәләр барлыкка килә. Үз чиратында алар кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

Әлбәттә, бүген күпләр елмая-көлә торган вакыт түгел, дияр. Әмма иң авыр чакларда да безнең халык елмаюдан көч алган. Шулай бит?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас