

Башкортстан делегациясенең Абхазия республикасына эш сәфәре кысаларында безнең Хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәт министры Рөстәм Моратов Абхазия вице-премьер, икътисад министры Кристина Озган белән очрашты.
Анда яклар якын арада хезмәттәшлекне үстерү программасын эшләү турында килеште.
Башкортстанның беренче вице-премьеры республикада уңай эшлекле мохит булдырылуын билгеләде. Ул шулай ук соңгы ике ел эчендә республика Русия субъектларының инвестицияләр климаты торышы буенча милли рейтингта лидерлар бишлегенә керүенә басым ясады.
Кристина Озган безнең һәрьяклы ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул инвестицияләр климатын яхшыртуга, потенциаль инвестор компанияләрнең сәнәгать җитештерүе һәм туризм өлкәсендәге проектларда катнашуына ярдәм итүгә юнәлтелгән көн тәртибе гамәлгә ашырылачагына ышаныч белдерде.
Яклар хезмәттәшлек өчен уртак юнәлеш турында фикер алышты, шуларның берсе – туризм. Шулай ук Башкортстан предприятиеләре продукциясен китерү мөмкинлеге буенча да сөйләштеләр.