Яңалыклар
1 апрель 2023, 07:54

Чәчәкләр салдылар

Башкортстан делегациясе – Абхазиядә. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

31 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Абхазиягә барды.

Делегация әгъзалары Абхазия Президенты Аслан Бжания белән бергә Сухумда Дан мемориалына чәчәкләр салдылар. Ул 1992-93 еллардагы сугышларда һәлак булганнарга багышланган. Бу сугыш нәтиҗәсендә Абхазия бәйсезлек алды.

Радий Хәбиров, Аслан Бжания һәм Башкортстан делегациясе әгъзалары шулай ук Абхазия Геройлары Солтан Сосналиев һәм Сергей Дбарны искә алдылар. Алар 1992-93 елларда Грузия-Абхазия конфликтында катнашкан һәм республиканы бәйсез дәүләт буларак формалаштыруга зур өлеш керткән. Аларның бюстлары Дан мемориалы янәшәсендә урнаштырылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас