Яңалыклар
1 апрель 2023, 11:41

Апрельдән ниләр үзгәрә?

Ай саен яңалык.

https://www.nn.ruhttps://www.nn.ru
https://www.nn.ru

Ай саен законнар үзгәреп тора. Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге быел апрельдә үз көченә керә торган законнар буенча аңлатмалар әзерләгән.

Социаль пенсияләр арта

1 апрельдән, ягъни бүгеннән социаль пенсияләр индексацияләнә. Быел ул узган елның июнендә үткәрелгән индексацияне – 10 процентка артуны – исәпкә ала. Апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү 3,3 процент тәшкил итәчәк. 4 миллионга якын пенсионер өстәмә акчаларны автомат рәвештә алачак.

Ана капиталына торак сатып алсаң...

Заемнарын түләүгә ана капиталы акчалары юнәлтелергә мөмкин булган кредит кооперативлары һәм авыл хуҗалыгы кредит кооперативлары Русия банкы таләпләренә туры килергә тиеш булачак. Мондый кооперативларны махсус исемлеккә кертәләр.

Сырага – маркировка

Кегларга салынган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр җитештерүчеләр һәм импортлаучылар бу продукцияне маркировкаларга һәм маркировка турында мәгълүматны “Гадел билге” системасына тапшырырга тиеш булачак.

Страховкалаучылардан – төп документ  

Хәзер ирекле страховкалау килешүе төзер алдыннан страховкалаучылар клиентларга төп мәгълүмат документын бирергә тиеш булачак. Ул иминият продуктының төп шартлары турында мәгълүматны үз эченә алырга һәм аның күләме А4 форматындагы өч басма биттән артмаска тиеш.

Болардан тыш, тагын шактый законнарга үзгәрешләр кертелә. Алар белән Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге сайтында https://alrf-rb.ru танышырга мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас