

Башкортстанда 5 сумлык кәгазь акчалар әйләнешкә кергән. Беренчеләрдән булып бу акчаны кулына алучылар арасында уфалы Диана Вилданова да бар.
Исегезгә төшерәбез, Русия банкы яңа 5 һәм 10 сумлыклар чыгара башлаячагы турында узган ел ахырында хәбәр иткән иде. Яңа купюралар саклаучы лак белән капланган, шуңа алар озаграк хезмәт итәчәк, дип аңлаталар республиканың Милли банкыннан.
“Биш сумлык кәгазь акчаларны чыгару 1998 елда туктатылды, әмма алар әйләнештән алынмаган иде. Үз вакытында бу акчаларга ихтыяҗ зур булды. Ләкин алар тиз тузды, шуңа Русия банкы аларны озак хезмәт итүче тәңкәләргә алмаштырырга карар итте. Хәзер тәңкәләр эшләүгә караганда кәгазь акчалар бастыру отышлыракка әйләнде. Шулай да, 5 сумлык тиенлекләр дә әйләнештә калачак”, – ди Башкортстанның Милли банкы матбугат сәркатибе Әлфия Котлыева.
“Госзнак” генераль директоры Аркадий Трачук әйтүенчә, 5 сумлык кәгазь акчаларны бастыру эшен тергезү җиңел булмаган. “Предприятиегә барлык техник документацияләрне яңадан карап чыгарга, яңа акча эшләгәндәге кебек мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде”, – ди ул.
Ни дисәң дә, 1998 елдан соң шактый вакыт үткән шул...