Яңалыклар
29 март 2023, 10:23

Ярларыннан таша елгалар

Башкортстанда 28 марттан 2 апрельгәчә аерым урыннарда бөтен төр транспорт хәрәкәте чикләнелә.

Ярларыннан таша елгаларЯрларыннан таша елгалар
Ярларыннан таша елгалар

Бүгенге көнгә Башкортстанда елгалардагы су кимәле:

Сим елгасы+98 см (Иглин районы)

Өршәк елгасы +96 см (Дәүләкән районы)

Инзер елгасы +66см (Архангель районы).

Җиде урында су басу күзәтелә:

*Бишбүләктә – күпер,

*Сибайда -юлның бер өлеше,

*Күгәрчен районында - 9 йорт яны территориясе,

*Иглин районында -ике юл өлеше,

*Миякә районында -күпер

*Дәүләкән районында күпер.


Башкортстанда 28 марттан 2 апрельгәчә бөтен төр транспорт хәрәкәте чикләнелә. Бу хакта ЦУРның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Кәримова хәбәр итә. Чикләүләр Иглин авылын көньяклап урап узу юлында һәм Бишбүләк районында Набережный авылына килгән автомобиль юлында кертелгән. Су басулар белән хәлләр җайлангач, чикләүләр бетереләчәк.
шулай ук Федоровка районы Яңа Явыш авылы янында 5 йорт яны территориясен су баскан. Район хакимияте оператив чаралар күргән. Әлеге вакытта ул урында тәүлек әйләнәсенә кешеләр техника белән сакта тора.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас