Яңалыклар
29 март 2023, 05:01

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Озайлы ялларга бер ай вакыт калды. 

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Май бәйрәмнәре атна башына туры килгәнлектән, апрель-майда җиде көн ял итү бәхете тиячәк.  Өч көн рәттән: 29 апрель (шимбә), 30 апрель (якшәмбе) һәм 1 май (дүшәмбе). Һәм дүрт көн рәттән: 6 май (шимбә), 7 май (якшәмбе), 8 май (дүшәмбе), 9 май (сишәмбе).

8 майдагы ял (дүшәмбе) – 2023 елның 8 гыйнварыннан күчкән ял көне. Нәкъ шуңа русиялеләр 9 майда гына түгел, 8 майда да ял итә.

Май бәйрәмнәре арасында  җиде эш көне көтелә.

Майның беренче атнасында –дүрт эш көне (2нче майдан алып 5нче майга кадәр).

Икенче атнасында – өч эш көне (10нчы майдан алып 12нче майга кадәр).

Май аеның өченче атнасыннан (15нче майдан алып) 5/2 графигы белән эшләүче русиялеләр гадәттәгечә, атнасына биш көн эшләячәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас