

Кытайның алдынгы JD.com электрон сәүдә мәйданында Башкортстан җитештерүчеләре товарлары өчен махсус Made in Bashkortostan сәхифәсе барлыкка киләчәк. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай беренче баскычны биләп тора. Аңа бөтен товар әйләнешенең 24,1%ы туры килә. Кояш асты иленең базар потенциалы чиксез һәм шундый зур маркетплейста Башкортстан товарлары өчен махсус бит булдыру безнең җитештерүчеләргә Кытай базарында үз продукциясен сату эшен нәтиҗәлерәк алып барырга ярдәм итәчәк, - ди Маргарита Болычева.
Моннан тыш, Shaanxi Sunrise Import and Export Trade Co., Ltd компаниясе безнең республика җитештерүчеләренә булышлык итү өчен урыс телле менеджерын билгеләгән.
Компания әлеге электрон сәүдә мәйданында Русия товарларын урнаштыру һәм сатуга булышлык итү белән шөгыльләнә. Аның складлары һәм бүлү үзәкләре Сиань һәм Шанхай шәһәрләрендә урнашкан.