Яңалыклар
24 март 2023, 04:32

Бүген көн җылы булачак, диләр

Термометр баганалары ничә градус күрсәтер?

Бүген көн җылы булачак, диләрБүген көн җылы булачак, диләр
Бүген көн җылы булачак, диләр

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, җомга көнне, республикада көн кояшлы булачак. Иртән юлларда һәм тротуарларда урыны белән бозлавык булды, моны күпләр сизгәндер. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә. Көндез һава температурасы +6, +11, таулы районнарда +14 градускача җылыначак.

Шимбә көнне, 25 мартта, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәючән. Һава температурасы төнлә. 0, +5, көндез +5, +10 градус җылы булмакчы.

Якшәмбе көнне, 26 мартта, әллә ни явым-төшем көтелми. Җил шулай ук көньяк-көнбатыштан исәчәк, урыны белән көчәючән. Төнлә термометр баганалары. 0, +5, көндез. +7, +12 градус күрсәтәчәк.

Чыганак: "Башинформ"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас