Яңалыклар
24 март 2023, 07:05

Апрель белән пенсия артып килә

Зур булмаса да, арта бит...

Апрель белән пенсия артып киләАпрель белән пенсия артып килә
Апрель белән пенсия артып килә

Зур булмаса да, арта бит...

 

 

2023 елның апрелендә Русиядә пенсияләрне планлы индексацияләү көтә.

 1 апрельдән башланачак үзгәрешләр дәүләт пенсия тәэминаты буенча социаль пенсия алучыларга кагылачак.

Бу 1, 2 һәм 3 группа инвалидларына, инвалид балаларга, аз хезмәт стажына ия яки беркайчан да эшләмәгән өлкән яшьтәгеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, блокада кичкән инвалидларга, чернобыльчеләргә, бер яки әти-әнисен икесен дә югалткан балаларга һәм башка категория пенсионерларга кагыла.

Шулай ук апрельдә кайсыбер хәрби пенсионерларга да түләүләр үзгәреш кичерәчәк.

1 апрельдән пенсияләр 3,3 % индексацияләнәчәк. Боларны таблицадан карап белә аласыз.

РФ Хөкүмәтенең планлы рәвештә индексация ясавы турында проектны РФ Хезмәт министрлыгы бастырып чыгарган инде.

Нәтиҗәдә, апрель аенда 4 млн хаклы ялдагы ватандашның пенсиясе үзгәреп киләчәк. Аларның  3,361 миллионы социаль пенсия ияләре.

Хөкүмәт карары буенча, 2023 елның 1 аперелендә пенсияләр 3,3 % индексацияләнә. Нәҡъ шушы коэфициент М.Мишустин кул куячак Хөкүмәт Постановлениесе проектында теркәлгән.

 

 

Фото: province.mirtesen.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас