

1 апрельдән алып 30ына кадәр фуралар һәм башка зур йөк транспорты өчен Уфага керү чикләнәчәк. Шәһәр мэриясендә билгеләүләренчә, бу карарны депутатлар язгы чорда юлларны саклау максатында кабул иткән.
Уфага керү кирәк булган очракта авырлыклары рөхсәт ителгән массадан күбрәк булган зур йөк машиналарына түләргә туры киләчәк. Түләү бәясе транспорт чарасының авырлыгына һәм маршрутының озынлыгына карап билгеләнәчәк, бу түләүләрдән җыелган акчалар гомум кулланылыштагы шәһәр юллары ремонтына юнәлтеләчәк.
Шәһәргә кергән урыннарда тиздән өстәмә юл билгеләре урнаштырылачак, рәсмиләштерелгән рөхсәтләре булмаган фураларнга башкалага керү тыелачак. Тыюны бозган очракта 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Чыганак: bashinform.ru