Яңалыклар
22 март 2023, 18:05

Узган ел сынатмады

Быел ничек булыр?

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин Идел буе федераль округы төбәкләрендә агросәнәгать комплексын үстерү һәм алда торган чәчү кампаниясенә әзерлек буенча округ киңәшмәсе үткәрде.

Төбәк җитәкчесе илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгына тармакка ярдәм итүнең нәтиҗәле программалары һәм республика башлангычларына булышканнары өчен рәхмәт белдерде.

“Дәүләт программалары киләчәктә да эшләр дип ышанабыз, без аларда актив катнашырга әзер, – диде Радий Хәбиров. – Тармак яхшы темплар белән үсә. Узган ел безнең өчен күп күрсәткечләр буенча рекордлы булды. Төбәктә яхшы уңыш җыеп алынды. Бу – уңай һава шартлары һәм агросәнәгать комплексын модернизацияләү өчен кулланылган ярдәмнең нәтиҗәсе”.

Республика җитәкчесе азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен модернизацияләүне аерым телгә алды.

“Азык-төлек товарлары җитештерү күләме буенча без Идел буе федераль округында бишенче урында торабыз. Шуңа бу юнәлешне үстерү бурычын куябыз. Безгә авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү технологияләрен активрак кертергә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Чыгышының ахырында ул киңәшмәдә катнашучыларга – нәтиҗәле диалог, ә Идел буе федераль округы төбәкләре аграрийларына чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуларын теләде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас