Яңалыклар
22 март 2023, 07:56

Урындагы бюджетларга – 100 миллиард сум

Республика бюджеты шулкадәр акча бирә.

ksp36.ruksp36.ru
ksp36.ru

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән утырышта 2023 елда социаль-икътисади үсеш һәм муниципаль финансларны “сәламәтләндерү” мәсьәләсе каралды.

Премьер-министр Андрей Назаров әйтүенчә, бүген булган ресурсларны нәтиҗәле кулланып, үз керемеңне арттыру чаралары турында уйларга кирәк.  

“Хөкүмәтнең һәм җирле үзидарә органнарының төп бурычы – тәү чираттагы һәм социаль мөһим чыгымнарны финанслауны тәэмин итү. Узган ел республика бюджетыннан урындагы бюджетларга бирелгән финанс ярдәмнең гомум күләме 102 миллиард сум тәшкил итте. 2023 елда 100,5 миллиард сум бүлү күзаллана”, – ди Андрей Назаров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас