Яңалыклар
22 март 2023, 07:07

31 гаиләгә торак сертификаты бирелгән

Бу гаиләләр Херсоннан килгән.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән утырышта йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган Херсон шәһәре һәм Херсон өлкәсе кешеләренә торак сатып алуга түләүләр мәсьәләсе каралды.

Премьер-министр Андрей Назаров әйтүенчә, Башкортстанда бу категория гражданнарга ярдәм күрсәтү дәвам итә. Милек сатып алуга бер тапкыр ярдәм һәм социаль түләүләр бирү тәртибе 2022 елның декабрендә расланган. Бүген 92 гариза тапшырылган. Аларның яртысыннан күбесе – торак сертификаты алуга.

“Финанслау Территорияләр үсеше фонды компаниясе исәбеннән тормышка ашырылачак. Якынча күзаллау буенча, әлегә ихтыяҗның гомум суммасы – 110 миллион сум тирәсе. Бүген гомум суммасы 104 миллион сум булган 31 торак сертификаты бирелде. Шулай ук гражданнарга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр ярдәм бүлү буенча 31 уңай карар кабул ителгән”, – диде Андрей Назаров.

Республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Егор Родин әйтүенчә, бу түләүләр Территорияләр үсеше федераль фонды акчалар бүлгәннән соң биреләчәк. Якынча вакыты – март ахыры.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас