Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 март 2023, 10:15

Мансур граниты бренды теркәлде

Бу мәңгелек таш бөтен төр төзелеш эшләрендә файдаланыла.

Мансур граниты бренды теркәлде
Мансур граниты бренды теркәлде

"Роспатент" республикабызның Учалы районында табылучы Мансур гранитын теркәде. Бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендәге үзенең битендә Федерация советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова язып чыкты.
Сенатор билгеләвенчә, Мансур граниты Башкортстанның географик атамасы белән аталган беренче төбәк бренды булды. Ә моңа кадәр республикада товар чыккан урын атамасында 6 бренд теркәлгән иде. Алар: Башкорт балы, Курай, Бөрҗән урман балы, Ассы һәм Йоматау минераль сулары.
Белешмә: Мансур яткылыгы - кыйммәтле аксыл-соры гранит табылган иң эре яткылык. Бу мәңгелек таш бөтен төр төзелеш эшләрендә файдаланыла. Географик урынны файдалану продуктның югары сыйфатын, традицион ысуллар белән ясалуын һәм яхшы данын раслый.

Фото:m.ru24.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: