

РФ Хөкүмәте карарына ярашлы, Башкортстанда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшчеләр әзерләү өчен профессиональ белем бирү һәм өстәмә профессиональ белем бирү чаралары каралган.
Республика өчен 2023елга анда катнашучылар квотасы 870 кеше тәшкил итә. Шушы максатка 52 млнга сумга якын акча бүленгән. Аның 99%ы –федераль бюджеттан, 1%ы – төбәк акчалары.
Яңа программа ОПК өлкәсендә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәчәк. Ә республика халкы өчен бу - яңа һөнәр үзләштерү һәм оборона-сәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашү мөмкинлеге.
2023 елда илдә әлеге чаралар вакытлыча 176 мең кешене эшле итәчәк.Федераль бюджетта моның өчен 12,8 млрд сум каралган.