

“Серебряный лучник” XXVI иҗтимагый бәйләнешләр өлкәсендә үсеш милли премия җиңүчеләре билгеле.
Алар арасында “Благотворительность” номинациясендә Башкортстанның “Радость нашего дома” дип аталган балаларны уллыкка алу социаль проекты да бар.
“Территория счастья” фонды проекты ата-ана назыннан мәхрүм булган балаларга яңа гаилә табарга булыша. Проектның геройлары – Башкорстатнның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр. Һәр тарих артында катлаулы язмышлар, авыр диагнозлар һәм якты киләчәккә чиксез өмет ята. 4 ел эчендә проект кысаларында балалар, аларның уңышлары һәм кызыксынулары турында 90ннан артык видеоролик төшерелгән. Ул видеолар телевидениедә һәм социаль челтәрләрдә күрсәтелгән.
Проект командасы 55 баланы гаиләле иткән. Автор проекты Башкортстан Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хабирова «Радость нашего дома» проекты федераль масштабка чыгара алды. Ул күренекле кешеләрне җәлеп иткән. Балалар белән видеовизиткаларда Анна Кузнецова, Татьяна Веденеева, Екатерина Андреева, Лев Лещенко, Михаил Шуфутинский, Дмитрий Дибров, Игорь Угольников кебек кешеләр катнашкан. Роликларның берсендә Радий Хәбиров та катнашкан.