

Дамир Йосыпов батырлыгын тасвирлаган фильм киң экраннарга чыкты.
Дамир Йосыпов турында фильм бүген киң экраннарга чыкты.
2019 елда очкычны кукуруз басуына утыртып, 233 кеше гомерен саклап калган батыр милләттәшебезне беләсез.
«Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Airbus A321-211 очкычы һавага күтәрелүгә аның двигателенә акчарлаклар эләгә. Командир – Дамир Йосыпов һәм пилот Георгий Мурзин самолетны кукуруз басуына утырталар.
Балачактан очучы булырга хыялланган малайның язмыш юлы, каһарманлыкка китергән мизгелләр һәм герой гомере турында төшерелгән кино киңкүләм тамашачы, шул очкычта булган кешеләр игътибарына тәкъдим ителде. Аны күргән кешеләр югары бәяли, "Еламыйча карап булмый", - диләр.