

Республикада бу көннәрдә һавa торышы нәкъ язгыча җылы булачак. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча бүген, 15 мартта, әллә ни явым-төшем көтелми, төньяк райoннарда бераз кар явачак. Иртән юлларның аерым өлешләрендә бозлавык булуын күпләр сизгәндер. Җил көньяк- көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез 0, +5 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Пәнҗешәмбе көнне, 16 мартта, көн башлыча явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәючән. Термометр баганалары төнлә -1, -6 градус салкын, урыны белән -11 градус күрсәтсә, көндез +2, +7 градус җылы көтелә. Таулы районнарда яшәүчеләр +11 градус җылыга кинәнә алачак.
Җомга көнне, 17 мартта, явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатышта гына бераз җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус салкын булса, көндез +2, +7 градус җылы булмакчы.
Чыганак: bashinform.ru