

Яшелчә хаклары быел бездә генә түгел, дөнья базарында да рекорд куя.
Евросоюз илләрендә яшелчәләргә хаклар бер ел эчендә 25 процентка арткан. Бөекбританиядә исә кыяр супермаркет киштәләреннән бөтенләй юкка чыккан. Мәсәлән, “Asda” берәмләп сату челтәре товарны сатуга чикләүләр керткән: бер кулга күп дигәндә өч кыяр, помидор яки болгар борычы алырга мөмкин. “Morrisons” супермаркетларында исә бер кешегә икедән артыкны сатмыйлар.
Бу илдә, ашлама һәм энергиягә хаклар арту сәбәпле, вак җитештерүчеләрнең күбесе бизнестан китәргә мәҗбүр булды. Шулай да Бөекбританиядә яшелчә базарының күп өлеше чит ил авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә карый. Ә алар үз продуктларын бу илгә кертмәделәр. Моның да үз сәбәпләре бар. Әйтик, иң зур экспортер булган Испаниядә уңыш булмады – яшелчәләр җитештерү чирек өлешкә кимеде. Иң күп товар китерүче Марокконың үз проблемалары барлыкка килде. Шуңа корольлек Рамазан ае алдыннан яшелчә-җимешләрне чит илләргә чыгаруны чикләргә карар итте.
Нәтиҗәдә Бөекбританиянең тирә-як мохит эшләре буенча министры Тереза Коффи ил халкына шалканга күчәргә киңәш иткән. Шалкан җитәрлек, йортта үстерәсең, экология өчен дә файдасы күбрәк, дигән ул.