Яңалыклар
14 март 2023, 08:40

Эльбрус Нигъмәтуллин сәясәткә китмәкче

Русиянең иң көчле кешесе сәясәт йөген тарта алырмы?

https://bashkortostan.er.ruhttps://bashkortostan.er.ru
https://bashkortostan.er.ru

“Русиянең иң көчле кешесе” исемен йөртүче Эльбрус Нигъмәтуллин үзен сәясәттә сынап карамакчы. Теләге – республиканың Дәүләт Җыелышына депутатлар сайлауда катнашып карау.

Шул максаттан иҗтимагый эшмәкәр “Бердәм Русия” партиясенең Корылтайга депутатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүендә катнашу өчен оештыру комитетына беренчеләрдән булып документлар тапшырган.

“Мин үземнең спорт карьерамны тәмамладым. Һәм туплаган тәҗрибәмне калганнарга, шул исәптән яшьләргә тапшыру теләгем бар. Башкортстан – миңа зур этәргеч биргән төбәк. Үз чиратымда республикага файдалы булырмын дип ышанам. Монда изге күңелле һәм игелекле кешеләр яши, алар миңа һәрчак ярдәм итте. Шуңа Башкортстан тормышын яхшырак итүгә үз өлешемне кертергә бурычлымын дип исәплим”, – ди Эльбрус Нигъмәтуллин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас