Яңалыклар
11 март 2023, 08:33

Студентлар кампусын төзү тизләнәчәк

Бүгенге көнгә Баш дәүләт экспертизасының төп искәрмәләре бетерелгән.

Студентлар кампусын төзү тизләнәчәкСтудентлар кампусын төзү тизләнәчәк
Студентлар кампусын төзү тизләнәчәк

Бүген, ягъни 11 мартта, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем үзәгенең Вузара студентлар кампусын төзү буенча киңәшмә үткәрде. Республика хөкүмәте җитәкчесе Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Чернышенконың Уфага килгәч расланган "юл картасы"на ярашлы, кайбер чараларны гамәлгә ашыру буенча кыска вакыт бирелүен искә төшерде.
Андрей Назаров кампусның беренчел чират төзелеш-монтаж эшләренең оештырылуына, җир участокларының тапшырылуына, проектның финанслана башлавына, вузларның корылмалар сатып алуына бәйле һәм башка мәсьәләләрне оператив рәвештә чишү мөһимлеген билгеләде .
Ул кампусның беренчел чираты буенча проект документациясенең дәүләт экспертизасы үтү темасына җентекле тукталды. Бүгенге көнгә Баш дәүләт экспертизасының төп искәрмәләре бетерелгән.
Билгеле булуынча, кампус составына 4,4 мең урынга студентлар, вуз укытучылары һәм кунаклар өчен тораклар, IQ-парк, аудитория-лаборатория блогы, сәүдә һәм гомум туклану биналары, шулай ук спорт һәм мәдәни чаралар мәйданнары керә. Объектлар мәйданы 130 мең квадрат метрдан артып китә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас