Яңалыклар
11 март 2023, 14:51

"Өлгеле башкорт гаиләсе-2023" бәйгесе җиңүчеләре аталды

Ачык Республика бәйгесе финалы Стәрлетамакта үтте.

"Өлгеле башкорт гаиләсе-2023" бәйгесе җиңүчеләре аталды"Өлгеле башкорт гаиләсе-2023" бәйгесе җиңүчеләре аталды
"Өлгеле башкорт гаиләсе-2023" бәйгесе җиңүчеләре аталды

Проект әхлакый-эстетик мәдәни нигезләрне формалаштыру, башкорт фольклорын саклау һәм үстерү һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Быел бәйгедә йөздән артык гаилә катнашу теләге белдергән. Бәйгенең беренче этабында Башкортстаннан тыш, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Перьм крае, Ямало-Ненец, Ханты-Манси округлары һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр бәйгедә катнашу өчен видеовизиткаларын җибәргән.
Финалга 14 гаилә үткән, унөче катнашкан. Татарстанның Нижнекамск шәһәрендә яшәүче гаилә сәламләү видеоролигын җибәргән.
Сибайдан Гаетбаевлар - "Сәләтле гаилә", Нижнекамск шәһәреннән Киреевлар - "Рухлы гаилә", Иглин районыннан Нуриевлар - "Күп балалы гаилә", Стәрлетамактан Мансуровлар "Мираслы гаилә" номинацияләрендә махсус призлар һәм акчалата сертификат белән бүләкләнгән.
"Өлге башкорт гаиләсе" бәйгесенең 3нче урынын төрле номинацияләрдә 3 гаилә бүлешкән. "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә Гафури районыннан - Кускилдиннар, "Гаилә кәсебе" номинациясендә Межгорьедан - Хәйруллиннар, "Гаилә иҗаты" номинациясендә Сибайдан Байгуҗиннар гаиләсе иң яхшылары дип табылган.
2нче урынны Уфадан - Валиевлар, Күгәрчен районыннан - Ишмөхәммәтовлар, Куергазы районыннан Рахмангуловлар гаиләләре бүлешкән.
1 урын Аскын районыннан - Гайсиннар, Нефтекамскидан - Гыймадиевлар һәм Гыйлемхановлар гаиләләренә бирелгән.
"Өлгеле башкорт гаиләсе" бәйгесенең гран-приен Стәрлебаш районыннан Тойгыновлар гаиләсе яулаган. Лауреатларның барысы да кыйммәтле бүләкләр, акчалата сертификат һәм дипломнарга лаек булган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас