Яңалыклар
10 март 2023, 04:43

Сак булыгыз!

Һава торышы бозылды.

Сак булыгыз!Сак булыгыз!
Сак булыгыз!

Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсендә башкала территориясендә бүген 20.00 сәгатькә кадәр болытлы һава торышы өстенлек итәчәк, дип хәбәр итәләр. Җепшек кар, яңгыр явачак. Тротуарларда һәм автомобиль юлларында урыны белән бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән 18 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -2°, көндез +2°, +4°. Водительләр дә, җәяүлеләр дә юлларда һәм тротуарларда берүк сак булыгыз. Сез яшәгән төбәктә нинди һава торышы, дуслар? Уфада һәм якын-тирәдә кичә яңгыр яуды.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас