

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә, 9 мартта, эш сәфәре белән Туймазыда булды.
Анда ул Александр Доставалов исемендәге батальон сержанты – махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Рөстәм Шәйхетдиновның гаиләсе белән очрашты. Төбәк җитәкчесе хәрбинең әнисе Фәимә Афзалетдин кызы, тормыш иптәше Гөлназ Зиннур кызы, балалары Алинә һәм Рамазанның кайгысын уртаклашты. Батыр ул үстергәне өчен әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Рөстәм лаеклы кеше булган. Мин аның командирлары белән сөйләштем. Сезнең өчен бу зур югалту икәнлеген аңлыйбыз. Шуңа һәрвакыт сезнең янда булачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Безнең сугышчылар батырларча көрәшә. Республика егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәк”.
Радий Фәрит улы Рөстәм Шәйхетдиновның гаиләсенә Шәйморатов генерал орденын тапшырды. Сержант күрсәткән батырлыгы өчен әлеге орден белән үлгәннән соң бүләкләнде.
Төбәк җитәкчесе Туймазы районы хакимиятенә геройның хәтерен мәңгеләштерү чараларын күрергә кушты. Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов әйтүенчә, Рөстәм Шәйхетдинов истәлегенә 9 майга кадәр мемориаль такта куелачак һәм Татар-Үлкән авылы мәктәбендә Герой партасы эшләнәчәк.