

Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм Ишембайда яшәүче берничә кеше машинасыз калган. Алар BMW X5, Audi A4, Chevrolet GMT900, Mitsubishi Outlander, Mitsubishi ASX кебек кыйммәтле машиналардан колак каккан.
Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу машиналарга арест салынган булган. Чөнки хуҗалары транспорт салымын түләмәгән. Нәтиҗәдә аларның казнага 2,3 миллион сумлык бурычы җыелган. Хәзер бу машиналарны сатып, бурычларны каплаячаклар.
Әйтергә кирәк, бурычлылар исемлегендә транспорт салымы “лидер” булып тора. Түләнмәгән милек салымнарының гомум суммасы 2,8 миллиард сум булса, аның 1,6 миллиард сумы – транспорт салымыныкы.