Яңалыклар
9 март 2023, 09:26

Иртә буран, кич тә буран...

Кар арткан саен зар арта...

nn.runn.ru
nn.ru

Мартны юкка гына “Буранай” дип атамаганнар. Быелгы март та кар-бураннары белән килде.

Кар яуган саен зарланучылар саны да арта бара. 27 февральдән 5 мартка кадәр республиканың мәгълүмат системалары социаль челтәрләргә урнаштырылган 7 191 мөрәҗәгатьне “тотып алган”.

Аларның 2273е, кар яу сәбәпле, юлларның тазартылмавына бәйле булган. Бу зарларның яртысыннан күбесен – 1625ен – башкала халкы язган. Димәк, районнардагы юлларны я вакытында тазартканнар, я булмаса авыл халкы, сабырлык белдереп, югарыга җиткермәүне хуп күргән. 

Зарлар исемлегендә икенче урында – төзекләндерү, өченчедә – торак-коммуналь хуҗалык, аннары медицина һәм социаль хезмәтләндерүгә кагылышлы проблемалар тора.

Тиздән карлар эрер, ә зарлар кимерме соң?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас