Яңалыклар
9 март 2023, 04:24

Бу көннәрдә җылыта

Календарьда яз бит. 

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 9 мартта, бераз кар явачак, урыны белән ул җепшек карга, кар катыш яңгырга әвереләчәк. Аерым районнарда бозлавык фаразлана, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны-урыны белән кар салачак, бозлавык булачак.  Һава температурасы көндез -1, +4 градус.

Җомга көнне, 10 мартта, төбәктә шулай ук җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +1, -6 градус, көндез -1, +4 градус.

Шимбә көнне, 11 мартта,  җепшек кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә торганга күчүчән. Урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3, +2 градус.

Әйткәндәй, 9-11 март көннәрендә һава температурасының тәүлеклек күрсәткечләре нормадан 3-5° артыграк булуы көтелә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас