Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара үтте. Анда республика җитәкчелеге, төрле районнардан килгән гүзәл затлар катнашты.
- Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу - бик матур, барыбыз да яраткан язгы бәйрәм.
Сез мәхәббәт, наз, матурлык атмосферасын аласыз. Сезнең һәркайсыгыз иң яхшы сүзләргә лаек. Сез гаилә учагын саклыйсыз, үзегезне йорт эшләренә, балаларыгызга багышлыйсыз. Кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм лаеклы тәрбия бирә белүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, безнең хатын-кызлар үзләренең рухи юмартлыгын игелекле эшләрдә, хәйриячелектә күрсәтә, өстәвенә балаларына, оныкларына рухи кыйммәтләр бирәләр һәм гореф-гадәтләрне саклыйлар, аларны патриотлар итеп тәрбиялиләр.
Башкортстан Башлыгы яралыларны тәүлек буе караучы, тернәкләндерү узарга, сафка кайтырга ярдәм итүче хатын-кыз табибларыбызга аерым рәхмәтен белдерде. Ул волонтерларга, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары, бигрәк тә хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләре турында кайгыртучы барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.