

«Календарьдә – яз, шулай булса да, кыш хушлашырга ашыкмый әле. Әмма сезнең янда без һәрвакыт язгы кәефне һәм күңел җылысын тоябыз. Кадерле хатын-кызларыбыз! Фидәкарь хезмәтегез, туган Башкортстаныбыз үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Бүген бу залга төрле һөнәр ияләре җыелган. Билгеле галимнәр, мәдәният эшмәкәрләре, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, укытучылар, тренерлар, икътисадчылар, аграрийлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр бар. Сез көндәлек хезмәтегез белән тормышыбызны яхшыртасыз – иҗат итәсез, коткарасыз, дәвалыйсыз, белем бирәсез», – дип билгеләде Радий Хәбиров үз чыгышында.
Бүген без барыбызда авыр вакытта яшибез һәм эшлибез, диде ул.
«Әлеге вакытта ир-егетләребезнең күбесе кулына корал тотып, Ватанны саклый. Сез монда да иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтәсез - яугирләребезнең рухын күтәрәсез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрәсәтәсез. Балаларны гражданлык һәм ватанпарвәрлек мисалларында тәрбиялисез.
Безне алда барлык юнәлешләр буенча күп эшләр көтә, алар бүгенге тормышыбыз, балаларыбызның киләчәге өчен бик мөһим. Республикада тормыш елдан-ел яхшырак һәм уңайлырак булсын өчен без алга табада барысын да эшләрбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы саулык, гаилә иминлеге, бәхет телим», – дип изге теләкләрен җиткерде Радий Фәрит улы.
Бүген Башкортстан Башлыгы укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, галимнәргә, муниципаль хезмәткәрләргә, социаль өлкә, мәдәният һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә, шәфкать күрсәтүчеләргә, эшкуарларга һәм җәмәгатьчеләргә – барлыгы 60 гүзәл зат вәкиленә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.