Яңалыклар
7 март 2023, 13:28

Искедән яңага күчү яхшы бара

Республикада 4 ел эчендә 80 мең кв.метр авария хәлендәге торакта яшәүчеләр күчерелгән.

Искедән яңага күчү яхшы бараИскедән яңага күчү яхшы бара
Искедән яңага күчү яхшы бара

Республикада 4 ел эчендә 80 мең кв.метр авария хәлендәге торакта яшәүчеләр күчерелгән.

Башкортстанда 2019 ел башыннан республикада 6 792 кеше яңа фатирларга күчкән. Күчерү программасына 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар эләккән. Бу мәгълүматны республиканың төзелеш министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин җиткерде.

2022 елда 41 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Тагын икесе 2023 елда - Мишкә һәм икесе Яңавыл районнарында тапшырылачак.

Русия төбәкләрендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Милли проект ярдәмендә 474,47 мең русияле торак шартларын яхшырткан, яшәү өчен яраксыз 7,99 млн. кв. м торак фондыннан күчерелгәннәр. Шул исәптән 115 меңнән артык кеше Русия Федерациясе субъектларының үз акчалары хисабына 2,05 млн. кв. метр мәйданлы мондый торактан күчерелгән.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас