Яңалыклар
3 март 2023, 08:00

Биш көннән артык өйдә булмасагыз...

Димәк, чүп өчен түләүне яңадан исәпләтә аласыз. 

veganolife.ruveganolife.ru
veganolife.ru

1 марттан Русия хөкүмәтенең чүп өчен түләүгә кагылышлы яңа карары үз көченә керде.

Аңа ярашлы, йорт хуҗасы вакытлыча өендә булмаса, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне яңадан исәпләтә (перерасчет ясата) ала. Ягъни хуҗа кеше 5 көннән артык өендә булмаса (киткән һәм кайткан көннәр исәпләнми), ул идарәче компаниягә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Документка өйдә булмаганлыкны раслаучы дәлилләрне, мәсәлән, билет яки юлламаны беркетергә кирәк.

Әйткәндәй, бу карар узган ел көзен үк чыккан иде, әмма әле генә үз көченә керде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас