Яңалыклар
2 март 2023, 09:24

Такси йөртүчеләргә озак эшләү тыела

Күп таксистлар берьюлы берничә агрегатор белән эшлиләр һәм берсендә лимит бетсә, икенчесенә күчәләр.

Такси йөртүчеләргә озак эшләү тыелаТакси йөртүчеләргә озак эшләү тыела
Такси йөртүчеләргә озак эшләү тыела

Русия Транспорт министрлыгы таксистларның 12 сәгатьтән артык эшләвен тыю турында закон проекты тәкъдим иткән.

Агрегаторлар 12 сәгать эшләгән таксистларны яңа заказларга чыгармаска тиеш. Бу юл-транспорт һәлакәтләрен азайтырга ярдәм итәр иде, диләр анда.

Таксистлар 12 сәгатьлек эш көненнән соң 5 сәгать ял иткәч кенә яңа заказ алалырга тиеш.

Милли автомобиль союзы Антон Шапарин әйтүенчә, күп таксистлар берьюлы берничә агрегатор белән эшлиләр һәм берсендә лимит бетсә, икенчесенә күчәләр.

Шулай ук, Русиядә 1 марттан җинаять җәзасына тарттырылганнар һәм хөкем карары вакыты чыкмаганнарны такси белән җәмәгать транспортына эшкә алуларын тыю турындагы закон үз көченә керде.

Чыганак: gazeta.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас