Яңалыклар
2 март 2023, 04:44

Бер җылыта, бер суыта...

Синоптиклар шундый фаразлар бирә.

stihi.rustihi.ru
Фото:stihi.ru

Республикада бу көннәрдә һава температурасы тагын кисәк үзгәрәчәк. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 2 мартта бераз кар явачак, аерым районнарда буран чыгуы ихтимал, блларга кар салачак, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары көндез -4,-9 градус күрсәтәчәк.

Җомга көнне, 3 мартта, бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -10,-15, аязытканда -20 градуска кадәр, көндез -5, -10°.

Шимбә көнне, 4 мартта, төнлә бераз кар явуы фаразлана, көндез юлларга кар салачак, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, әллә ни көчле түгел. Һава температурасы төнлә -7,-12 градус, аязытканда  -14,-19, көндез 0,-5°. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас