

«Минем илем – минем Русия» конкурсында катнашыгыз!
«Минем илем – минем Русия» Бөтенрусия конкурсының ХХ сезонына старт бирелде – «Русия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе. Конкурс «Фән һәм технологияләр уньеллыгы» кысаларында, шулай ук В.И. Вернадский тууына 160 ел тулу һәм И.В. Курчатовның тууына 120 ел тулу уңаеннан уздырыла.
Конкурсның юбилей сезонында мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, укытучылар, яшь галимнәр, эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм төбәкләрдә яшәүче инициативалы кешеләр катнаша ала.
Гаризалар 30 мартка кадәр конкурс сайтында кабул ителә.
Конкурс ике төп яшь категориясендә узачак: 14 – 18 яшьлекләр һәм 18 – 35 яшьлекләр арасында. 13 яшьтән кечерәк балалар быел “Фән турында балалар әкиятләре” дигән махсус номинация буенча катнаша ала.
Барлыгы 15 номинация тәкъдим ителде:
"Минем тарих. Минем илемнең фәнни мирасы”,
«Минем күпмилләтле Русия»,
«Минем горурлыгым. Минем кече ватаным (минем шәһәрем, минем авылым),
«Минем гаиләм. Минем яхшы Русия»,
«Минем педагогик инициативам»,
«Минем сәламәтлегем»,
«Илемнең экологиясе»,
«Минем кунакчыл Русиям»,
"Минем Ерак Көнчыгыш. Минем Арктика",
«Минем илемнең интеллектуаль милке»,
«Төбәкләрдә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен санлы мохит»,
«Илемнең зур технологик разведкасы»,
"Минем эшкуарлык инициативам. Төбәкләр үсеше өчен креатив индустрия»,
"Тимер юл транспорты. Минем илемнең хәбәрләр юллары",
"Фән турында балалар әкиятләре".
«Минем илем – минем Русия» Бөтенрусия конкурсы яшьләрне Русия төбәкләренең, шәһәрләрнең һәм авылларның социаль-икътисади үсешендә катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә – идарә системасын камилләштерүгә, икътисад секторын, социаль һәм фәнни-педагогик өлкәне үстерүгә юнәлтелгән проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру. 2022 елда үз проектларын Русиянең барлык төбәкләреннән һәм 13 чит илдән 93,2 меңнән артык кеше тәкъдим итте.