Яңалыклар
28 февраль 2023, 06:42

Җилләтү һәм корым юлларын тазарту эшләре бара

Бүгенге көнгә 87 йорт газсыз калган.

Җилләтү һәм корым юлларын тазарту эшләре бараҖилләтү һәм корым юлларын тазарту эшләре бара
Җилләтү һәм корым юлларын тазарту эшләре бара

Республикада күпфатирлы йортларда вентиляция һәм корым тазарту системалары эшчәнлегендәге бозыклыкларны бетерү буенча эшләр бара. Бүгенге көнгә 87 йорт газсыз калган. Аларның өчтән ике өлеше Уфа һәм Белоретка туры килә.
Сөрем юллары һәм вентиляция каналларының тикшерү актлары булмавы газ сүндерелүенең төп сәбәбе дип атала.
БР хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров якын вакытта башка муниципалитетларда да  проблеманы чишү бурычын куйды. Уфа белән Белорет өчен бозыклыкларны бетерүнең төгәл вакыты билгеләнде. Газ белән тәэмин итү эшләре өч һәм ике ай эчендә төгәлләнергә тиеш.
27 февральдә Белорет районы территориясендә күп фатирлы 6 йорт газдан өзелгән, тугызында газ өлешләтә генә бар.
Белорет районы хакимияте белдерүенчә, бүгенге көнгә 49 фатирда ремонт эшләре беткән һәм актлар бирелгәннән соң газны кабызып җибәрү күзаллана. Нәтиҗәдә, якын вакытта 20 процент фатир газлы булачак.

Фото:pro-dachnikov.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас