+21 °С
Болытлы


Бүген, 27 февраль көнне, 9.00 сәгатьтән алып 20.00гә кадәр башкалага Уфа - Аэропорт, Уфа - Шакша - КПМ, Бөре тракты, Уфа - Жилино һәм Уфа - Затон - КПМ юнәлешләре буенча зур йөк машиналары керүе вакытлыча чикләнде. Бу карар уңай булмаган һава шартлары белән бәйле кабул ителгән.
Әйткәндәй, бүген иртән Уфа 9 баллы "тыгын"нарда утырды. Күпләр эшкә, мәктәпкә һәм башка урыннарга соңлады.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: m.1obl.ru