Яңалыклар
27 февраль 2023, 04:28

Ярдәм күрсәтелә

Яхшы сүз – җан азыгы.

vk.comvk.com
vk.com

Русия Президенты Владимир Путин 21 февральдә Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясады.

Әлбәттә, документта махсус хәрби операция мәсьәләләренә төп урын бирелде. Ил җитәкчесе әйтүенчә, бүген хәрбиләргә һәр яктан ярдәм күрсәтергә кирәк. Ә операциядә катнашкан ветераннарның һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә махсус дәүләт фонды күз-колак булачак. Ул “бер тәрәзә” принцибы буенча эшләячәк.

Әйтергә кирәк, Башкортстанда мондый үзәк Стәрлетамак шәһәрендә ачылды да инде. Шәһәр мэры Рөстәм Газизов аңлатуынча, биредә хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, шулай ук үзләре дә юридик һәм психологик ярдәм, консультацияләр алала. Моннан тыш, ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.

Тиздән мондый үзәкләр Уфа, Нефтекама һәм Сибайда да ачылачак, дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас