

Кайсыбер авыл, елга, тауларның атамалары бик кызыклы. Алар кайдан килеп чыккан һәм ни өчен ата-бабалар нәкъ шул исемне сайлаган?
Шул уңайдан “Атайсал” проекты “Атайсал риваятьләре” дигән республика бәйгесен башлый.
Аның шарты гади: конкурста катнашучы Вконтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә туган ягының кызыклы риваяте белән фото яки видеоролик булган пост урнаштырырга тиеш. #ЛегендыАтайсала дигән хэштегны куярга онытмагыз. Чөнки материаллар әлеге хэштег аша җыелачак.
Сәхифә ачык булырга тиеш. Бәйгедә катнашу өчен яшь чикләве юк.