Яңалыклар
26 Февраля 2023, 15:21

Алдагы атнада җылыта

Булыр, язга якынлашабыз бит...

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Алдагы атнада республикада һава температурасы күтәрелүе көтелә. Һава торышы водительләргә дә, җәяүлеләргә дә шактый уңайсызлыклар тудырырга мөмкин.

Иртәгә, 27 февраль көнне, Башгидрометүзәк хәбәре буенча, республикада кар явуы фаразлана, урыны белән көчәючән, көндез ул җепшек каргә әвереләчәк. Аерым районнарда буран чыгачак,  бозлавык булачак, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына җепшек кар ябышачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -3, -8°, көндез 2,-3°.  

Сишәмбе көнне дә җепшек кар явачак. Көньяк районнарда көчле кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран чыгачак, юлларга кар салачак. Бозлавык  та фаразлана. Җил көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә һәм көндез -1,-6°.

Язның беренче көне – 1 мартта – һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Шулай ук кар явуы,  бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.  Һава температурасы төнлә -5,-10°, көндез -2,-7°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас