

Куллары – канатлары аның!
Әле генә 1 каналда "Очучы" кинофильмы тәмамланды. Фильм Бөек Ватан сугышында самолеты зыян күреп, иптәшен югалтып, үзе изге күңелле кешеләргә очрап кына фашистлар кулына эләкми калган, ике аягын да югалтып, протезга басып кабат һавага күтәрелгән, сугышкан һәм җиңүне якынайткан герой очучыга багышлана. Аяксыз калып очуын дәвам иткән каһарманнар Мересьев кына булмаган бездә - алар дистәләп...
Яшәү көче чамасыз бөек булган кешеләр өчен аякларын яки кулларын югалту иң зур киртә булмавын таныткан егетләребезнең берсе безнең арада яши. Ул - Рөстәм Нәбиев! Ул безнең горурлыгыбыз! Ул батырлык үрнәге!
Рөстәм билгеле блогер хәзер һәм таулардан биегрәк таулар гына булуы ихтимал булганда иң югары биеклекләргә күтәрелүче егет. Кулларында күтәрелүче!!!
Русия Президенты Владимир Путин егетнең кыюлыгын игътибарсыз калдырмады. Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, блогер Рөстәм Нәбиев Дуслык ордены белән бүләкләнде. Тиешле указга Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган. Указ илнең хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. Орден егетебзгщ килеп иреште.
Рөстәм Нәбиев 1992 елның 13 маенда Башкортстанның Чакмагыш районында туган. Ул өйләнде, ике кыз тәрбияли. Иҗтимагый палата составына узган елның декабрендә кергән, һәркем файдалана алырлык тирәлек һәм инклюзив тәҗрибәләрне үстерү комиссиясе составында эшли.
Рөстәмне зур бүләге белән котлыйбыз. Рөстәмгә һәм аның язмышын уртаклашкан кешеләргә зур ихтыяр көче, хыялларына илтерлек ныклы канатлар телибез!
фото: