Яңалыклар
23 февраль 2023, 05:53

Илнең киләчәге хәл ителгән дәвердә яшибез!

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле юнәлешләрдә зур ярдәм чаралары комплекслары каралган.

Илнең киләчәге хәл ителгән дәвердә яшибез!Илнең киләчәге хәл ителгән дәвердә яшибез!
Илнең киләчәге хәл ителгән дәвердә яшибез!

Ватанны саклаучылар көне – Русиянең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе. Безнең ил үз тарихында бертуктаусыз агрессиягә һәм читтән янауларга дучар булса да, бөек держава булып кала килә. Һәм монда дәүләтнең иреген һәм бәйсезлеген яу яланнарында яклаучыларның роле зур.

Бүген Ватанны саклаучылар көне аеруча зур әһәмияткә ия. Без илнең киләчәге хәл ителгән дәвердә яшибез. Монда махсус хәрби операциядә катнашучылар мөһим роль уйный. Аларның батырлыгы, хәрби бурычына тугрылыгы – киләчәк буынга үрнәк. Һәм безнең бурыч – аларга теләктәшлек белдерү, туганнары һәм якыннарына ярдәм күрсәтү.

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле юнәлешләрдә зур ярдәм чаралары комплекслары каралган. Андый чаралар (матди да, матди булмаганы да) бүгенге көндә 30дан артык һәм без туктаусыз яңаларын кертәбез. Бу максатка республикада 2023 елда 1,5 млрд сум бүленде.

Русия Президенты үзенең Федераль җыелышка юлламасында махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен махсус дәүләт фонды булдыру кирәклеге турында әйтте.  
Фонд структуралары бөтен төбәкләрдә дә булдырылачак. Һәм Башкортстан Хөкүмәте республикада әлеге фонд мөмкин кадәр нәтиҗәле эшләсен өчен бар көчен салачак.

Кадерле Ватанны саклаучылар! Русия сагында элек торучылар һәм аны бүген яклаучылар, якташларыбыз. Ватанга тугрылыгыгыз һәм югары идеалларга хезмәт итүегез өчен рәхмәт. Сезгә рух көчен һәм характер ныклыгын саклавыгызны телибез. Сезгә һәм сезнең гаиләгезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас