

Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары фронтка киткән якташлар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантанада Премьер-министр урынбасарлары Ирек Сәгыйтов, Александр Шельдяев, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хезмәт ветераны һәм Бөек Ватан сугышы тылы хезмәтчәне Нурислам Вәлиев һәм башкалар катнашты.